Башка дәресләр белән беррәттән, «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә Арт-терапия дәресләре дә үткәрелә. Балалар өчен иң яраткан күнегүләрнең берсе- ул балчыктан, пластилиннан, шулай ук тозлы камырдан төрле әйберләр ясау.
Мондый дәресләрдә кулларның моторикасын яхшырту, бармакларның төгәл хәрәкәтләрен, координацияне, кулларның тактиль сизгерлеген, балаларның саләтен, игътибарлыгын үстерү өстендә эшлиләр.
Кулларның моторикасы үсеше баланың сөйләмен һәм фикерләү дәрәҗәсен үстерү белән тыгыз бәйләнештә тора, шуңа күрә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә Арт-терапия, кул хезмәте белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә.