«Дустыма бүләк» ясау буенча мастер-класс

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

«Дустыма бүләк»  ясау буенча мастер-класс

 

Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре  7 нче  декабрендә   14 инвалид бала өчен 13 нче балалар сәнгать мәктәбе педагогы Зольникова М.М. «Дустыма бүләк» дигән мастер-класс үткәрде.

Педагог балаларга кул эшләрен ничек итеп бер-бер артлы башкару турында сөйләде. Иң кечкенәләре әниләр белән бергә кәгазьдән матур чәчәкләр ясадылар. Барысы да үз эшләреннән канәгать иде.

Барысының да сувенирлары төрле һәм искиткеч матур килеп чыкты. Һәр бала өйләренә бина интерьерының бизәге яки туганнары һәм якыннары өчен бүләк булып торырлык кул эшләрен алып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International