Яңа Чишмә картлар йортында инвалидлар декадасы

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

           3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн нинди максат белән оештырылды? Максаты-инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итү. Аларны социальләштерүгә игътибар итәргә. Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятьнең мәдәни, социаль һәм икътисади тормышына җәлеп итәргә тырышалар.

        Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар декадасы кысаларында интернат фойесында «Без төрле, әмма без бергә!" исеме астында  фотокүргәзмә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан ясалган матур әйберләр күргәзмәсе оештырылды.  Шулай ук махсус интернатта  яшәүчеләр өчен «Олимп» УСЗ да өстәл уеннары, җиңел атлетика буенча ярышлар уздырылды, җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.

        Шәфкать туташы Шилова Ольга «Үзенчәлекле кешеләр» дигән лекция үткәрде, социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл мотивацион фильмнар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында презентация күрсәтте. Шулай ук, белгечләр «күңелле сораулар сәгате» дигән викторина үткәрделәр.

           Бәйрәмгә балалар сәнгать мәктәбе волонтерлары да кушылды һәм махсус безнең яшәүчеләр өчен онлайн концерт күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International