Яңа Чишмә картлар йорты хезмәт коллективының йомгаклау җыелышы

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

           Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2020 нче ел өчен оешманың эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективы җыелышы булып узды. Көн тәртибе бик эчтәлекле иде. Җыелышны директор вазифаларын башкаручы Лизунова Залина Наил кызы ачты: "2020 ел гади генә түгел, әмма нәтиҗәле булды. Пандемия һәм эш процессында барлыкка килгән кыенлыкларга карамастан, без барысын да җиңдек". Залина Наил кызы билгеләп үткәнчә, учреждение хезмәткәрләре, белгечләре тарафыннан төп бурычларны хәл итү буенча уңышлы һәм әһәмиятле эш башкарылган. Ул учреждениенең барлык хезмәткәрләренә сыйфатлы һәм үз вакытында эшләүләре өчен рәхмәт белдерде, янгын куркынычсызлыгы, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында саклану турында искә төшерде. Соңыннан алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International