«Социаль ял итү» проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Тылсымлы урман» яңа ел бәйрәме.

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

      2020 елның 24 декабрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Социаль ял итү» проекты кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Тылсымлы урман»дигән яңа ел бәйрәме уздырдылаар.

Чакырылган кунаклар өчен әкият геройлары: Убырлы карчык, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Чара барышында балалар күңелле уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр. Бәйрәм балалар көлүе һәм күтәренке кәеф белән тулы иде. Балаларның күзләре балкып торды.

Бу бәйрәм турында җылы хатирәләр барлык катнашучыларда озак сакланыр дип өметләнәбез. Барлык балалар да бүләкләр һәм татлы сый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International