2020 елның 25 декабрендә “Кайгырту” приютында тәрбияче Маслова Н.В. тарафыннан тәрбияләнүчеләрнең ягымлылык, игелек һәм яхшылык турында белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, игелекле гамәлләр кылу зарурлыгы максатыннан, «Игелек бүләк ит!» акциясе үткәрелде. Дәрескә 10 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар җәлеп ителде. Акция вакытында балалар әдәпле сүзләр кулланырга һәм үз-үзләрен тотышының этик нормаларын гадәтләндерергә өйрәнделәр. Балалар, «Яхшылык һәм явызлык турында» гыйбрәтле хикәяне тыңлаганнан соң, нәтиҗәләр ясарга өйрәнделәр, уңай сыйфатлардан йорт салдылар. Дәрестә бердәмлек һәм командада эшли белү сизелә иде. Чараның нәтиҗәсе булып игелеклелек ромашкасы булды, анда һәр тәрбияләнүче үз теләкләрен язды.