ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен фотоальбомнар карау белән мәгълүмати әңгәмәләр оештырылды. Чараның максаты-туган як тарихын саклау, милли мәдәният белән кызыксынуны арттыру, халык традицияләрен яңарту.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар үзләренең гаилә гореф-гадәтләре турында бик теләп сөйләделәр, ТАССР чорларының күп китапларын, газеталарын, открыткаларын күрсәттеләр. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре материаллар белән кызыксынып таныштылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International