Наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Ачы төтен сере» дигән темага интерактив дәрес үткәрде. Чара 11 февральдә балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен, тәмәке тартудан тыш булган кыйммәтләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан үткәрелде. Дәрестә 25 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес “Тәмәке тартырга ярыймы, ярамыймы?”, “Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?” сорауларына җавап эзләүдән башланды. Аннары белгеч катнашучылар белән бергә «Гомуми эш» Бөтенроссия проектыннан «Ачы төтен сере» дигән мультфильм карадылар. Күргәннәр балаларда чын кызыксыну уятты, һәм алар мультфильм турында фикер алыштылар.
Алган белемнәрне ныгыту өчен дәрестә катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше һәм тәмәке тартуның зыяны темасына телдән кечкенә генә хикәя иҗат иттеләр.