«Медиа: терминнар һәм категорияләр белән танышу»

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 10 нчы февральдә 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Медиа: терминнар һәм категорияләр белән танышу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара медианың төп терминнары һәм категорияләре белән танышу, «медиа» төшенчәсен актуальләштерү максатыннан узды.

Дәрес «Минем медиабиографиям» дигән күнегү-разминка белән башланып китте, аның барышында катнашучылар парда эшләделәр һәм уйларга, фикер алышырга өйрәнделәр. Балачакларына сәяхәт иткәндә, катнашучылар медиа һәм үзенчәлекле медиаконтент турында искә төшерделәр һәм уйладылар. Алга таба белгеч балаларны медиа төшенчәләре һәм терминнары, медиа категорияләре белән таныштырды, медиа хәбәрләренең максатларын бергәләп чиште, интернет ярдәмендә төрле медиа билгеләмәләре табылды һәм аның белән бер-берсен таныштырды.

Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга аларның тормышларында массакүләм мәгълүмәт чараларының нинди роль уйнавы турында уйларга һәмөй биреме итеп аның турында кечкенә генә хикәя язарга тәкъдим итте.

Дәрестә 16 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International