ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районында “Олы буын” федераль проекты“Демография” милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үтәр өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләрне,  Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә китерү дәвам итә.

Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Батршина Дәрия социаль хезмәт алучыларга социаль участокларда терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан, «Без – террорга каршы» дип аталган буклетлар тапшырдылар.

21 нче гыйнвар көнне ДКО “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “Кыш бабай бизәкләре “ дигән исем астында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңел ачу программасы оештырылды. Чарада алты бала катнашты. Максат: балаларны кыш бабай бизәкләре ясарга өйрәтү; кышкы табигать күренешләренә кызыксыну уяту.        

Ата-аналар өчен мәктәп утырышы

Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре  ата-аналар белән эшләүдә традицион булмаган эш формалары: семинарлар, тренинглар, уртак кичәләр һәм бәйрәмнәр, иҗади конкурслар, балалар-ата-аналар эшләре күргәзмәләре һ. б. актив кулланалар. Әмма ата-аналар өчен мәктәп утырышлары үткәрү тагын да нәтиҗәлерәк форма булып тора, аларның берсен белгечләр 21 гыйнварда актлар залында оештырдылар. Барлыгы 25 ата-ана катнашты. Утырыш программасына өй шартларында балалар белән эшләү өчен педагог-психолог Салиманованың Г. П. гамәли рекомендацияләрен һәм балаларның сенсор интеграциясе бозылулары буенча конкрет күнегүләрне, тәрбияче Полуэктованың Л. В. кулларның вак моторикасын үстерү буенча мастер-классын үз эченә алды. Ата-аналар өстәмә рәвештә буклет рәвешендә нейропсихологик туплы уеннар оештыру буенча белешмәлек алдылар.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Күңелле рәссам» түгәрәк эшчәнлегенең реабилитация-тәрбия программасын тормышка ашыру кысаларында «Кышкы бизәк» эшләрен шәмнән рәсем ясау техникасында (фотокопия) башкардылар

«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балаларга үзенең эмоциональ халәтен билгеләү һәм бәяләү, башкаларның эмоциональ халәтенә адекват җавап бирү, шулай ук эмоциональ өлкә белемнәрен арттыру, психолог Артеполихина Галина «Яхшы кәеф иле» тренингы элементлары белән төркемле дәрес үткәрелде.

 

2021 елның 21 январенда «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Тарынчева А.М. тарафыннан яшүсмерләр арасында суицидаль үз-үзеңне тоту профилактикасы  буенча «Тормыш матур» дигән темага әңгәмә үткәрелде: "Суицид турында бөтен дөреслекне».

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы кысаларында Д.Әмирхан методикасы ярдәмендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 16 хатын-кыз арасында «Тормыш проблемаларын чишү стратегияләрен өйрәнү» дигән төркем психиагностикасын, үткәрде. Максаты: хатын-кызлар авыр тормыш хәлен үтә алсын өчен куллана торган тикшеренү психологик алымнарын тикшерү.

2021 нче елның 19 нчы гыйнварында 12 нче санлы социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының 4 волонтеры белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен «Чыршы белән саубуллашу» чарасын уздырдылар. Максат: волонтер-балаларда ирекле эшчәнлеккә уңай җайланмалар формалаштыру, эмоциональ ярдәмчелек формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Максаты: гаиләләрдә психологик микроклиматны яхшырту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International