2021 нче елның 19 нчы гыйнварында 12 нче санлы социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының 4 волонтеры белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен «Чыршы белән саубуллашу» чарасын уздырдылар. Максат: волонтер-балаларда ирекле эшчәнлеккә уңай җайланмалар формалаштыру, эмоциональ ярдәмчелек формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Волонтерлар балалар белән бергә узган Яңа ел бәйрәмнәрен искә төшерделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Соңыннан барысы бергә төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Киләсе елга кадәр чыршы белән саубуллашканда волонтерлар һәм балалар аңа яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр. Кечкенәләргә ярдәм иткән вакытта волонтерларда «олылык», җаваплылык хисе туа, үз-үзләренә ышаныч арта. Әлеге чарада һәркем үз эшеннән эчке канәгатьлек хсе алды, яңа, тагын да катлаулырак мәсьәләләрне аңлау, аралашу һәм эшчәнлекне хәл итү теләге һәм омтылышы туды. Волонтерлар үз үрнәкләре һәм ярдәме белән балаларны уртак уеннар, дуслык һәм үзара ярдәмләшү күнекмәләренә өйрәттеләр. Болар барысы да уңай, дустанә, күмәк мөнәсәбәтләр формалаштыруга ярдәм итте һәм катнашучыларга эмоциональ шатлык китерде.