ДКО “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында балалар өчен күңел ачу прораммасы “Кыш бабай бизәкләре”

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 нче гыйнвар көнне ДКО “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “Кыш бабай бизәкләре “ дигән исем астында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңел ачу программасы оештырылды. Чарада алты бала катнашты. Максат: балаларны кыш бабай бизәкләре ясарга өйрәтү; кышкы табигать күренешләренә кызыксыну уяту.                                               Яңа ел бәйрәмнәре инде тәмамланды кебек, ә тагын әкият геройлары белән очрашу көтә. Кыш бабай белән Кар кызы - күптән,  безнең бабаларыбызның – славяннарның легендаларында ук  пәйда булганнар. Шуңа күрә бу көнне Кар Кызы һәм Кыш бабай турында төрле әкиятләр сөйлиләр.Бәйрәм барышында укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар , Кыш Бабай һәм Кар кызының бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләрен искә төшерделәр. Шулай ук балалар күңелле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар : «Музыкаль кар бөртекләре»,  «Рәссам» , «Кем тизрәк» кебек уеннар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.Чара бик күңелле үтте, балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International