«Кышкы бизәк»

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Күңелле рәссам» түгәрәк эшчәнлегенең реабилитация-тәрбия программасын тормышка ашыру кысаларында «Кышкы бизәк» эшләрен шәмнән рәсем ясау техникасында (фотокопия) башкардылар. Рәсем ясау эшчәнлеге баланың төрле яклап үсешенә йогынты ясый. Балаларга традицион булмаган рәсем ясау ысуллары бик ошый. Бу балалар өчен уйлау, сынап карау, эзләү, экспериментлау, ә иң мөһиме-үз рәсемнәреңдә үзеңне күрсәтү өчен бик зур мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International