«Без – террорга каршы»

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Батршина Дәрия социаль хезмәт алучыларга социаль участокларда терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан, «Без – террорга каршы» дип аталган буклетлар тапшырдылар.

Максат:

актив гражданлык позициясе, патриотизм формалаштыру, терроризмга дөньяны яулап алу омтылышына каршы торырга тәрбияләү.

Бурыч:

терроризм һәм заложникка  алганда тормышны саклау ысуллары турында белемнәрне ныгыту;

теракт вакытында үз-үзеңне тоту логик чылбырын формалаштыру;

үз тормышыңа һәм тирә-юньдәгеләр тормышына җаваплы караш тәрбияләү.

Илдә терроризм куркынычы булганда сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International