"Забота"үзәге белгечләре "Библиотерапия" технологиясе кысаларында Х. Такташның тууына 120 ел һәм Туган тел елы уңаеннан "Х.Такташ әсәрләре битләре буйлап" дигән чара уздырганнар.
2021 нче елның 20 нче гыйнварында Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл 1 нче участокның балигъ булмаган балалары белән «Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.
"Забота" үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлегендә Туган тел елы кысаларында 1886 елның 1 гыйнварында туган Ф.Әмирханның 135 еллыгына багышланган чара уздырылган.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова бөтендөнья кар көненә багышланган «Яңа ел уеннары» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 2021 нче елның 21 нче гыйнвары көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Ышаныч телефоны – үзеңне үпкәләмә» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрестә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала катнашты.
2021 елның 21 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре халыкара кочаклашу көненә багышланган “Әйдә кочаклашабыз” дигән флешмоб уздырдылар.
Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, «Йолдыз» волонтерлары белән, кар күп яву сәбәпле, өлкәннәрнең капка төпләреннән, өй алларыннан кар чистарту эшен башкардылар.
21 гыйнвар көнне «Парковый ритрит» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» социаль эш буенча белгеч Хәбирова Альбина «скандинавия йөреше» темасына дәрес үткәрде. «Парковый ритрит» технологиясе билгеле бер хис-кичерешләр алуга, уйларны трансформацияләүгә, рәхәтлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.
2021 елның 20 гыйнварында «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович балаларны кыш көне урамда йөрү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максаты белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән (7 бала) «Салкыннан ничек туңмаска» дигән темага дәрес үткәрде.
Бурычлар:
- салкынның һәм салкын җилнең үзлекләре турында гомуми күзаллау бирергә;
- кышын саф һавада булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнергә - өшүләрне һәм туңуны профилактикалау;
- үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләргә.
Тәрбияче Хохлова м.и. «юл билгеләре илендә» дип исемләнгән уен-викторина үткәрде.