«Ышаныч телефоны – үзеңне үпкәләмә»

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 2021 нче елның 21 нче гыйнвары көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Ышаныч телефоны – үзеңне үпкәләмә» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.  Дәрестә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес психологик ярдәм телефонының барлыкка килү тарихы белән башланып китте: анда кем эшли башлый, әлеге телефон ярдәме кайда һәм кем өчен барлыкка килә. Балалар белән “Ышаныч телефоны”ның төп принциплары каралды: хөрмәт, катгый конфиденциальлек, анонимлык, иреклелек. «Ассоциация» разминкасыннан соң «Торыш» уены үткәрелде, анда балалар ике командага бүленеп, "Дуслык, ызгыш, сагыш һәм бәхет" дип язылган 4 кәгазь битенә ия булдылар. Һәр битнең кире ягында уенчылар бу сүзне сурәтләүче рәсем ясадылар, ә икенче команда әгъзалары, сүзне генә күреп, анда нәрсә сурәтләнгәнен уйларга тиеш булдылар. Шуннан соң барысы да «балалар ышаныч телефоны» хезмәтендә эшләүче кешеләргә нинди очракларда шалтыратырга һәм нинди сораулар бирергә мөмкин икәнлеген бергәләп тикшерделәр.

Дәрес ахырында балалар, авыр хәл килеп чыккан очракта һәм аны хәл итү мөмкин булмаган очракта, ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә була һәм анда сиңа һичшиксез ярдәм итәчәкләр дигән нәтиҗә ясадылар. Белгеч дәрестә катнашучыларга балалар өчен ышаныч телефоны номеры язылган белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International