«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Әйдә кочаклашабыз” дигән флешмоб узды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның  21 январендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре халыкара кочаклашу көненә багышланган “Әйдә кочаклашабыз” дигән флешмоб уздырдылар.

Халыкара кочаклашу көне уңай эмоцияләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.Шуңа күрә безнең тернәкләндерү үзәгендә дә кочаклашу аеруча мөһим һәм актуаль. Алынган җан җылысы җылыта, кәефне күтәрә һәм хәтта дәвалый. Балалар очрашуда, аерылышудан соң, шатлык – куанычлар белдергәндә һәм моңсу мизгелләрдә кочаклашуның мәгънәсен аңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International