«Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы»

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

2021 нче елның 20 нче гыйнварында Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл 1 нче участокның балигъ булмаган балалары белән «Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.

Уенның максатлары:

- безнең кече ватаныбыз турында белемнәрне гомумиләштерү;

- туган телеңә хөрмәт тәрбияләү һәм туган телдә аралашу теләген үстерү;

- патриотизм хисләре тәрбияләүгә, Ватан тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итәргә.

Чара барышында балалар зур теләк белән биремнәр үтәделәр, әкиятләргә жаваплар таптылар, мәкальләр төзеделәр. Бер биремнән икенчесенә күчеп, балалар тыңлап кына калмыйча, логик фикер йөртә, тапкырлык һәм мөстәкыйльлек күрсәтә алдылар. Чара нәтиҗәсендә,балалар туган тел – ул байлык, аңакадер-хөрмәт белән карарга, сойлэмне тупас һәм мәгънәсез сүзләр белән бозмаска, башка халыкларның телен хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International