«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бөтендөнья кар көненә багышланган «Яңа ел уеннары» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы.

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

 Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова бөтендөнья кар көненә багышланган «Яңа ел уеннары» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

 Чараның максаты: уңай эмоцияләр, коллективизм хисләре үсешенә ярдәм итү һәм сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау.

  Кар - табигатьнең безгә бүләк иткән могҗизасы ул. Төшкән кар белән сокланырга, кар бөртекләре белән уйнарга, кар бабаен ясарга, кар тауларыннан чаналарда һәм чаңгыларда шуарга мөмкин. Кар көне - кышкы спорт төрләре бәйрәме.

  Урамда һава торышы салкын булганга күрә, чара бинада  үткәрелде. Әмма бу катнашучыларга кышкы могҗизалар, уеннар һәм күңел ачу атмосферасына чумарга комачауламады. Кышкы тематикага: “Кар бабай”, “Кар бөртекләре”, “Туп белән хоккей”, “Каршылыклар полосасы” дигән төрле күңелле эстафеталар үткәрелде. Чара ахырында инструктор кышкы спорт төрләренә багышланган хәрәкәтчән уен үткәрде. Социаль хезмәт алучылар бик теләп уенга кушылдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

   Чарада унөч кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International