21 гыйнвар көнне «Парковый ритрит» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» социаль эш буенча белгеч Хәбирова Альбина «скандинавия йөреше» темасына дәрес үткәрде. «Парковый ритрит» технологиясе билгеле бер хис-кичерешләр алуга, уйларны трансформацияләүгә, рәхәтлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.
Дәрес саф һавада үткәрелде. Өлкән яшьтәге гражданнар скандинавия йөреше кебек физик активлыкның нигезләре турында белем алдылар. Әлеге төр йөреш ярдәмендә алар физик сәламәтлекне генә түгел, хандраны һәм хәтта депрессияне дә яхшырта алачаклар.
Чарада 4 социаль хезмәт алучы катнашты. Өлкәннәр парк буйлап йөрүдән канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, уңай энергия тупладылар.