«Халыкара Интернетсыз көн» дигән темага «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс.

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

     Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәклендерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Халыкара Интернетсыз көн»  дигән темага компьютер классында  мастер-класс үткәрде.

     Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларның Интернет турындагы мәгълүматләрен һәм компьютер грамоталыгын үстерү, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итү.

       Гыйнвар аеның соңгы якшәмбесендә һәр ел Халыкара Интернетсыз көне билгеләп үтелә. Галимнәр билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм Британиянең социаль уйлап табучылар Институтында барлыкка килгән. XXI гасырдан башлап,  Интернеттан бер көнгә баш тарту фикере популярлык казана. Халыкара Интернетсыз яшәү көне чын тормышның ямен искә төшерергә ярдәм итә. Интернеттан азат ителгән бу көнд, үзеннең яраткан һөнәрең белән шөгыльләнергә, китап укырга, дуслар белән очрашырга һәм  һавада йөрергә мөмкин.

       Чара барышында социаль  хезмәт алучылар «Безнең тормыш Интернетсыз ничек булыр?!» дигән видеоролигын карадылар. Интернетның уңай һәм тискәре якларын билгеләп үттеләр. Видеоролик турында фикер алышканда алар чынбарлык тормыштан аерылырга ярамаганлыкны билгеләп үттеләр.

         Чарада сигез кеше катнашты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International