Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында 2021 нче елның 19 нчы гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» хезмәт реабилитациясе кабинеты кысаларында беренче дәрес узды.
Бу дәрестә төркем 2021 елга план проекты турында фикер алышты. Үзәк территориясендә булган җирдә уңайлы һәм кызыклы методлар белән төзекләндерү идеяләре буенча фикер алыштылар. Яңа идеяләр дә кертелде: участоктагы эшләр белән беррәттән, бүлмә үсемлекләре белән эшләүне планга кертеләр.
Эшләрне башкарганда төрле ситуацияләр булырга мөмкин, шуңа күрә катнашучыларны “Яшелләндерү вакытында хуҗалыкта эшләр куркынычсызлык техникасы буенча инструкция” белән таныштырырга кирәклеге исәртелде. Төркемнең игътибары дәрес вакытында эш киемен һәм аяк киемен куллану, инвентарьны кулланып эшләгәндә саклык кагыйдәләре (аны аска таба вертикаль хәлдә генә күчерү), авыр йөкне күчерүнең рөхсәт ителгән нормасын үтәү кебек моментларга юнәлтелде. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлек эшләү турында карар кабул ителде.