«Ләкләк көтәбез»

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 2021 нче елның 19 нчы гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын-кызлар өчен психолог Светлана Ежова «Ләкләк көтәбез» клубы утырышында «Йөкле хатын-кызның үз-үзенә мөнәсәбәте» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: аңлы аналыкны формалаштыру.

Чара башында психолог үзеңнең йөкле булуыңны кабул итүгә юнәлдерелгән «Өч план» күнегүен узарга тәкъдим итте. Бу күнегү үзенең игътибарыңны хисләргә юнәлтү, аларны фикерләрдән һәм тышкы дөньядан аера белү, шулай ук яңа «мин»не кабул итү мөмкинлеге бирде. Аннары психолог катнашучыларга «Йөкле хатын-кызның тукланы» фильмын карарга һәм аның турында фикер алышырга тәкъдим итте. Һәр кешенең үз теләге белән идарә итә алуын тою өчен, булачак әниләр «Тән әлифбасы» релаксациясендә катнашты.

“Кызыклы – файдалы” йомгаклау даирәсендә күп кенә булачак әниләр “Тән әлифбасы” релаксациясе вакытында булган тынычлык халәтенең бик ошавын һәм очрашу  башында үткәрелгән “Өч план” күнегүенең  ошавын таныдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International