Җәлил картлар йортында Бөек Ватан сугышы тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлау

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген 2021 елның 25 гыйнварында Гыйздетдинов Фәртдин Гыйздетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Тымытык районының Яңа Ташлыяр авылында туган.

Фәртдин мәктәбен тәмамлый алмаган, 5 сыйныфта белем алган сон, аны  Украинага шахтага эшкә җибәрәләр, анда күмер табарга өйрәтәләр. Аларга акча бирмиләр, начар һәм сирәк ашаталар, 7 ай шахтада газапланганнан соң, Фәртдин дуслары белән качарга булалар. Качып кайтканнан сон, әти-әнисенә  хуҗалык буенча ярдәм итә: җирне казый, мал-туарны ашата.

Аннары яшь Фартдинны эшкә алалар, тракторчы ярдәмчесе булып эшли: чәчкечләргә заправка ясый, тырмаларны тагып, техниканы ремонтларга булыша.

Бер елдан соң Фәрит Гыйздетдин улы үзе тракторга утыра. Алга таба армия һәм янә туган авыл. Армиядән кайткач, шофер булып эшли башлый. Яше белән, үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен югалтып, ул 2018 елда «Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат – йорты» на билгеләнде, анда ул бүгенге көндә дә яши.

Юбилярны Район Башлыгы Хөснуллин Ф.М. исеменнән район Башлагы урынбасары Г.Р. Гәрәева шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе Башлыгы Кәримов Р.А. истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин котлавы белән котлау открыткасы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International