«Без бергә»

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

«Без бергә» клубы эше кысаларында 2021 нче елның 21 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Без аралашырга өйрәнәбез» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: төркемдә коммуникатив күнекмәләрне үстерү, катнашучылар арасында эмоциональ киеренкелекне төшерү.

Башта психолог катнашучыларны бер-берсе белән таныштырды, «Без бергә» клубында катнашучылар сакларга тиешле кагыйдәләр турында сөйләде. Шуннан соң «Дискуссия» күнегүе үткәрелде. Бу бирем дөрес булмаган аралашуны формалаштырырга һәм төркемдә үзара аңлашуны камилләштерергә ярдәм итте. Парларга аерылып, катнашучылар «саңгырау» һәм «әпә» рольләрен үзара бүлештеләр һәм психологның төрле биремнәрен үтәделәр. Мәсәлән, катнашучыларга очрашу турында сөйләргә кирәк иде. Күнегүне башкару өчен катнашучыларга "Бер сүз белән аңлату" дип исемләнгән карточкалар таратылды. Анда сайлап алынган сүзне хис-тойгы белән әйтергә, башкаларга нинди хис-тойгы күрсәтелгәнен чамаларга кирәк иде.Әлеге күнегүнең максаты-кешеләр белән аралашуда интонациянең әһәмиятен аңлау булып торды.

Дәрес ахырында, яхшы кәеф булдыру өчен, психолог «Бер-беребезне мактыйбыз» дигән уен күнегүе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International