«Аеклык ноктасы»

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы «Аноним наркоманнар» клубы әгъзалары белән берлектә «Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында «Проектта катнашучылар белән танышу» дигән дәрес үткәрде. Максаты: начар гадәтләрдән арынуның уңай тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Чара башында психолог хатын-кызлар белән «Бәйләүче җеп», «Күршедә нинди кул», «Молекулалар», «Презентация» күнегүләре үткәрде. Шуннан соң психолог чакырылган кунакларга сүз бирде. Катнашучылар алдында «Аноним наркоманнар» клубы әгъзалары чыгыш ясады, алар бәйлелек вакытында үзләренең тормыш тарихлары белән уртаклаштылар. Шулай итеп, чарада катнашучылар клубның барлык әгъзаларының да диярлек бщйлелеге алкогольне чамадан тыш кулланудан башлавы, соңыннан наркотик чараларга ничек күчүләре, якыннары һәм туганнары белән элемтәне ничек югалтулары турында белделәр, аларны «начар» тормышта бары тик алдагы доза гына кызыксындыруы турында әйтеп үттеләр. Шул ук вакытта алар үзләрен «бәйсез түгел» дип, миңа бер нәрсә белән дә куркыныч янамый, дип уйлаганнар. Чынлыкта исә барысы да күпкә куркынычрак булып чыга, аларның тормышлары җимерелә. Әмма алар вакытында туктый, үз-үзләрен кулга ала, дәвалана, югалткан мөнәсәбәтләрен яңадан торгыза алалар. Алар катнашучыларга якын кешеләргә ярдәм итүнең ничек мөһим икәнлеге турында сөйләделәр һәм аннан бернинди очракта да баш тартырга ярамый дип белдерделәр.

Очрашу бик нәтиҗәле узды-катнашучылар «Аноним наркоманнар» вәкилләренең тарихын игътибар белән тыңладылар, үзләрен борчыган күп кенә сорауларны бирделәр.

Очрашу ахырында «Аеклык ноктасы» клубында катнашучыларга төзәтү юлына басуның беркайчан да соң булмавын аңлатып киттеләр, чөнки «бәйле» тормыштан чыгу теләге һәр кешенең үзеннән тора.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International