2021 елның 3 февралендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннары, Балтачта яшәүче Тәнзилә Сабировага, Түнтәр авылыннан Әминә Бәйрәмовага, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, «Наз» үзәге белгечлэре Лилия Гарипова, Гөлнара Якупова, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.