ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балтач "Наз" үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән кич утыру йоласы уздырылды. Халкыбызның милли уеннары "Наза", "Бишпарлы" һәм башка уеннар уйналды, онытыла барган җырлар җырланды.

Балтач муниципаль районының 2020 нче елда социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү тармагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 нче елга перспективалар буенча йомгаклау җыелышы.

 

«Балачак унлыгы» һәм «Махсус Олимпиада» программаларын тормышка ашыру кысаларында 4 февраль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Табиб Айболит киңәшләре» дип исемләнгән спорт сәгате узды.

Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында хәрәкәтләнү мөмкинлеген югалткан яшәүчеләр белән  «Великий Устюг шәһәре буенча виртуаль сәяхәт»

    2021 елның 3 февралендә Алексеевск муниципаль районындагы «Кайгырту» приютында тәрбиячесе Шатков Алексей Александрович тарафыннан 7 кешедән торган мәктәп яшендәге приют тәрбияләнүчеләре белән «Тән гигиенасы - сәламәт яшәү рәвешенең нигезе» исемле танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.

Максатлар һәм бурычлар:

-Шәхси гигиена төшенчәсен бирергә;

 -Сәламәтлегеңә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштырырга;

-Тәрбияләнүчеләрне шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырырга;

-Шәхси гигиенаны үтәп, сәламәтлегеңне ничек саклап калырга һәм ныгытырга мөмкин булуын күзаллауны формалаштырырга.

Берёзка”  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ДФК буенча Зинфира Таһир кызы җилкә буыннары чире белән интегүче социаль хезмәтләр алугы белән шәхси дәрес үткәрә

«Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия махсус олимпиадасының җанатарлары булдылар. Коллектив яшь спортчыларны хуплады.

Әлеге спартакиада 2021 елгы Махсус Олимпиада өчен сайлап алу этабы булып тора. Ул Интеллектуаль хокук бозулар булган кешеләрне социаль адаптацияләргә ярдәм итә. Спартакиада талантларны һәм спорт осталыгын күрсәтү өчен шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Мондый ярышларны оештыру югары социаль әһәмияткә ия (Казан шәһәре).

“Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Бөгелмә комплекслы үзәгендә туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Хәерле сүз дәвалый, ә начар гарипләнә” дигән көндезге очрашу булды. Дәресләрдә 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар өчен «Ярдәм» клубы әгъзалары катнашты.

2021 елның 4 февраль конне ГКУ Югары  Утар акылга зәгыйфь  балалар  өчен интернат-йортында  тәрбияче Нуриева Л. «Кар бабай».исемле кунел ачу чарасы уткэрде.

Чарага түбәндәге максатлар куелды:            

-Балаларнын ел фасыллары турында белемнәрен тирәнәйтү,

-Уеннар ярдәмендә аралашу культурасын  тәрбияләү

-Дуслык,матурлык тәрбияләү.

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубы кысаларында «Хисләрне иреккә чыгарабыз» дигән чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International