«Блокадалы икмәк» дигән хәтер акциясе— Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу һәм Ленинград блокадасындагы тыныч халыкның батырлыгы өчен буыннар хәтерен һәм горурлыгын актуальләштерә.
27 гыйнвар-1944 елда Бөек Ленинград шәһәренең блокадасын совет гаскәрләре тарафыннан тулысынча өзгән көн.
3 нче февральдә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Блокадалы икмәк» дигән Бөтенроссия патриотик акциясы узды. Мондый чараларның максаты-буыннар бәйләнешен тәрбияләү, камалыш чорында һәм Бөек Ватан сугышы дәвамында үз халкының ныклыгы өчен горурлык һәм мәрхәмәт хисе тәрбияләү. Акция миллионлаган шәһәрнең дошман илбасарлары белән тиңдәшсез блокадасын кичергән Ленинград халкының батырлыгын искә төшерүгә юнәлдерелгән. Ул вакыт вакыйгалары турында күп кеше белделәр. Ленинград блокадасы-Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң куркыныч сәхифәләрнең берсе.
Чаралар барышында битарафлар булмады. Таня Савичева язмышына, кеше тормышының кыйммәтен аңлап, һәркем тетрәнде.
Мондый чаралар халкыбызның героик үткәне, авыр көннәр турында белемнәрен һәм хәтерен баета, үз илебез тарихына хөрмәт тәрбияли. Безнең төп бурыч - безнең карамактагыларда совет халкының рухи батырлыгына уңай бәя бирү, сугыш тарихын, Җиңүнең әһәмиятен киметмәү, Ленинградны саклаучыларның батырлыгына рәхмәтле мөнәсәбәт, блокададагы фаҗигане кичергән кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү.