«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узган.

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

3 февраль көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Флорист һөнәре " дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Чара барышында балалар флористика турында әңгәмә вакытында бик кызыксынып катнаштылар, фитодизайнер эшчәнлегенең мәгънәсен ачтылар. Әлеге һөнәр өчен кирәкле сыйфатлар турында, шулай ук бу эшнең иҗади кешеләр өчен булуы, үз-үзен ачарга һәм тормышка ашырырга, фантазия күрсәтергә мөмкинлек бирүе турында белделәр.

Мәгълүмати өлештән соң балалар иҗат белән шөгыльләнделәр - үзләренең эксклюзив чәчәк бәйләмнәре ясадылар.

Дәрес флорист эше турында күзаллауларны киңәйтүгә, тәрбияләнүчеләрнең мәгълүмати дәрәҗәсен күтәрүгә, воображение һәм вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International