Компьютерсыз, хәзерге заманда, пенсионерга да авыр . Пенсионер өчен компьютер грамотлылыгы зиннәтлелек түгел , ә тормышка яңа мәгънә бирү , аралашу даирәсен киңәйтү, заман белән бергә атлаучы итеп тою ысулы .
"Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йорты" нда тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны компьютер грамотлылыгына өйрәтү буенча дәресләр уза. Максаты: өлкән яшьтәге гражданнарны яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә җәлеп итү.
«Һөнәрләр әлифбасы» дигән тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү эше программасын гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Китап авыруы» дигән гамәли дәрес узды.
“Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган чаралар кысаларында китапханәдә татар язучыларына һәм шагыйрьләренә багышланган китаплар күргәзмәсе ачылды. Социаль хезмәт алучылар арасында татар халкының гореф-гадәтләре турында халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен белү буенча ярыш һәм шигырьләр уку үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Идалия Сәрварова «Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын профилактикалау» дигән темага лекция үткәрде.
3 нче март көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья ишетү укулары көненә багышланган шигъри флешмоб узды.
«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә эмоциональ өлкәне, хәтерне, ассоциатив фикерләүне һәм күрүне психолог Артеполихина Галина белән социаль хезмәт күрсәтүне балигъ булмаган алучылар белән берлектә «Эмоция» төркемле дәресе үткәрелде.
8 март Халыкара көн алдыннан «Радуга» комплекслы үзәгендә социаль эшләр буенча белгеч Елена Крутякова һәм психолог Галина Артеполихина “Бумагапластика” технологиясен кулланып, бүлекчәнең социаль хезмәтләр балигъ булмаган алучылары белән мастер класс үткәрделәр.
2021 нче елның 2 нче марты көнне терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча “Мин иминлектә” программасы кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Тоткыннар психологиясе» дигән кинотренинг үткәрде. Максаты: террорчылык актларында барлыкка килгән гадәттән тыш хәлләр белән танышу, куркыныч күрү һәм аңа тиз арада җавап бирә белү, үз-үзеңне контрольдә тоту, катлаулы тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне тотарга өйрәнү. Дәрестә 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Өлкәннәр өчен «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Скандинавия йөреше» технологиясе буенча, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тормышка ашырыла, социаль хезмәткәрләр 8 Март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтүче гражданнар белән скандинавия йөреше буенча «Язны каршылыйбыз»дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.
26 февраль көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ярымстационарында социаль хезмәт алучылар өчен Россиянең Хәрби дан көне – Ватанны саклаучылар көне алдыннан чара оештырылды.