26 февраль көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ярымстационарында социаль хезмәт алучылар өчен Россиянең Хәрби дан көне – Ватанны саклаучылар көне алдыннан чара оештырылды.
Әлеге чара балаларның һәм аларның ата-аналарының уртак эшчәнлегенә,аларның тормыш күнекмәләрен актуальләштерүгә, шәхеснең ресурс потенциалына һәм гаилә потенциалына юнәлдерелде. Чараның максаты булып шулай ук балаларга әхлакый тәрбия бирү, гражданлык нигезләрен формалаштыру торды.
Очрашуда социаль адаптациядә авырлыклар кичергән ата-аналар һәм гаилә эчендә низаглар булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты.
Көн программасы киң иде:
- үсеп килүче буында кешеләр һәм үзләре яшәгән шәһәр өчен хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан “Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү” темасына лекция.
- “Ата-аналар университеты” эше кысаларында күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы Ризванова З.Т. катнашында “Минем иминлек. “Өйдә һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” темасыны сөйләшү. Очрашуда урамда куркынычсызлыкны профилактикалауга, янгын куркынычсызлыгы чараларына басым ясалды. 25 гаиләгә листовкалар һәм белешмәлекләр таратылды.
- Зәй балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә “Яхшылык дәресе” уздырылды.
Үткәрелгән конкурслар, эстафеталар, уеннар, викториналар коммуникатив күнекмәләр, уңай эмоцияләр һәм хисләр үсешенә ярдәм итте, күңел күтәренкелеге бүләк итте.