«Тоткыннар психологиясе»

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

2021 нче елның 2 нче марты көнне терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча “Мин иминлектә” программасы кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Тоткыннар психологиясе» дигән кинотренинг үткәрде. Максаты: террорчылык актларында барлыкка килгән гадәттән тыш хәлләр белән танышу, куркыныч күрү һәм аңа тиз арада җавап бирә белү, үз-үзеңне контрольдә тоту, катлаулы тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне тотарга өйрәнү. Дәрестә 7 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес белгеч һәм балалар белән «терроризм», «теракт»ның нәрсә икәнлеге турында әңгәмә белән башланып китте. Террористик актлар кылу теләге тудыручы һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерүче төп сәбәпләр ачыкланды. Аннары балаларга «Тоткын психологиясе» фильмын карарга, ә аннан соң аның буенча фикер алышырга тәкъдим ителде. Фикер алышу барышында балаларга, тоткында булып, тормышны һәм сәламәтлекне – үзеңне, башкаларның тормышын саклап калырга мөмкинлек бирүче кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеге аңлатылды. Бу максат белән балалар тоткынлыкта калган очракта  үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар.

Дәрес ахырында балалар җирдә тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә, бер-береңә толерант булырга, законнарны катгый үтәргә кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International