2021 нче елның 3 мартында Баулы муниципаль районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Сөләйманова Айгөл «Мин ата-ана» клубы кысаларында, 1 нче участокнын консультатив пунктында «Сез уз балагызны беләсезме?» дип аталган дэрес уздырды. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыга белешмәлекләр тапшырылды.
04.03.2011 Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева балаларга карата рәхимсез мөгамәләне кисәтү технологиясе буенча «Үз-үзеңә ышаныч» дигән темага «Кояш нурларында минем портретым» дигән эмоциональ үсеш өчен уен кулланып индивидуаль дәрес үткәрде.
2021 нче елның 3 нче мартында Тукай районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тарынчева А.М. “Оригами” программасын тормышка ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның интеллектуаль һәм эстетик үсеше максатыннан «Гөл» дигән темага дәрес үткәрделәр.
2021нче елның 3нче мартында Алексеевск муниципаль районындагы “Забота” приютының тәрбиячесе (терроризм һәм экстремизмны профилактикалау чаралары кысаларында) яшүсмерләр белән "Мин экстремаль ситуациядә" дигән дәрес-тренинг үткәрде.
Максат: Экстремаль хәлләр турында белемнәрне гомумиләштерү (терроризм куркынычы).
Бурычлар: -экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатларга;
- мөмкин булган экстремаль ситуацияләрне булдырмау белән кызыксынуны үстерергә;
- воспитывать чувство самосохранения и ответственность за личную безопасность.
Дәрестә 6 кеше катнашты.
2021 елның 2 мартында «Забота» приютында тәрбияче Якупова В. Т. мәктәп яшендәге 14 кеше белән янгын куркынычсызлыгын профилактикалау кысаларында «Төтен нәрсә белән куркыныч? Зыян күрүчегә беренче ярдәм» дигән дәрес үткәрде.
Максат: тәрбияләнүчеләрне янгын чыккан очракта дөрес эшләргә өйрәтү, балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, янгын чыкканда аларны куллану күнекмәләрен булдыру.
Бурычлары:
-Янгыннарның төп сәбәпләре, беренчел янгын сүндерү чаралары белән таныштыру;
-Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өйрәтергә;
-Иҗади эшчәнлеккә һәм әхлакый тәртипкә әзер шәхес тәрбияләү.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен «Бүләккә сувенирлар» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында 8 Мартка открыткалар әзерләү
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Ох, бу әбиләр!» дигән ярыш.