Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Идалия Сәрварова «Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын профилактикалау» дигән темага лекция үткәрде.
Максат: социаль хезмәт алучыларны инсультның килеп чыгу сәбәпләре, аны иртә диагностика һәм профилактикалау төрләре белән таныштыру.
Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы-еш кына инсультка китерә торган кан тамырлары авыруы.
Шәфкать туташы социаль хезмәт алучыларга инсультның нинди төрләре булуы, бу авыруны нинди сәбәпләр китереп чыгаруы, беренчел һәм икенчел профилактика чаралары турында сөйләде.
Чара ахырында шәфкать туташы барлык профилактик чараларны үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерде, Әгәр авыруга чик куелган кешеләр булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә туктады. Лекция ахырында социаль хезмәт алучыларның сорауларына җавап бирде.
Чарада унбиш кеше катнашты