«Һөнәрләр әлифбасы» дигән тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү эше программасын гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Китап авыруы» дигән гамәли дәрес узды.
Дәреснең максатлары: балаларны китап мәдәнияты дөньясына җәлеп итү, грамоталы укучы, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Чара барышында балалар китаплар, аларның ничек һәм кайда эшләнүе турында сөйләштеләр. Алар шулай ук викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр сөйләделәр.
«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр китапханәче һөнәре турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Ә дәрес ахырында һәркем китаплар «дәвалау» белән шөгыльләнә алды: тышлыкларны яңартты, ертылган битләрне ябыштырды.
.jpg)