“Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган чаралар кысаларында китапханәдә татар язучыларына һәм шагыйрьләренә багышланган китаплар күргәзмәсе ачылды. Социаль хезмәт алучылар арасында татар халкының гореф-гадәтләре турында халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен белү буенча ярыш һәм шигырьләр уку үткәрелде.
Кичке аштан соң, бәйрәм ял итү бүлмәсендә Татарстан гимны белән башланып китте. Кичә барышында татар халык җырлары яңгырады һәм татар халык биюләре башкарылды.
Кичә бик күңелле һәм кызыклы узды. Социаль хезмәт алучылар бик тә кәнәгать калдылар.
Максат һәм чаралар:
- туган телне өйрәнергә уңай мөнәсәбәт формалаштыру;
- татар милли мәдәниятенә һәм сәнгатенә ихтирам һәм мәхәббәт уяту.
Чарада 48 катнашты.
.jpg)