Бәйрәм чарасы “Яраткан әниемә”

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның  4 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр 8 март әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр.

Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Чара дәвамында күңелле бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Балалар үз куллары белән бүләкләр ясадылар һәм барлык әниләргә бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмдә 30 кеше катнашты.Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле хатын – кызлар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International