2021 елның 5 мартында Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г.И., өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Маннапова Н. М. белән берлектә Калмаш авылында яшәүче, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә торучы өлкәннәрне котладылар.
Балалар үз куллары белән открыткалар ясадылар, педагоглар татлы бүләкләр әзерләделәр һәм өлкәннәргә бүләкләр тапшырдылар. Игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләре безнең адреска яңгырады. Беренче Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март Копенгагенда 1910 елда билгеләнгән иде. Россиядә бу бәйрәм беренче тапкыр 1913 елда Петербургта билгеләп үтелә.
Бүген 8 Март-яз һәм ут бәйрәме, хатын-кызның традицион роленә хөрмәт көне.