“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең волонтерлары-социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова 94 яшьлек тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны Саимә Гарипованың өендә булдылар.
Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү. Ватаныбызның тарихи үткәне белән кызыксыну, ветераннарга һәм өлкән буын кешеләренә карата горурлык, рәхмәт хисләре тәрбияләү.
Саимә апа, күптән түгел генә тернәкләндерү курсы үткән. Үзәк белгечләрен үзендә кунакта күрүенә бик шат иде. Белгечләр ветеранны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, ныклы сәламәтлек, актив озын гомер теләделәр һәм язгы лалә чәчәкләре, чәй күчтәнәчләре тапшырдылар. Чәй өстәле артында Саимә апа үзенең балачакларын, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорларны, тормышында булган мәзәк хәлләрне искә төшерде, барыбызга да бәхетле тыныч тормыш теләде.
Әңгәмә барышында ул тернәкләндерү чараларын сагынуы турында әйтте. Рәмзия Хәйбулова аңа табиб Евдокименконың дулкынлану, борчылу, кан басымы югары булганда һәм йокысызлыктан интеккәндә ярдәм итүче сулыш алу гимнастикасын тәкъдим итте. Саимә апа дөрес суларга өйрәнде һәм аларны иртән яки йоклар алдыннан һичшиксез башкарачагын билгеләп үтте. Соңыннан, ул Мәдинә Хажарова белән вак моториканы үстерү һәм организмның активлыгын саклау өчен күнегүләрне кабатлады. Саимә апа тернәкләндерү вакытында эрготерапия кабинетында төшкән фотоны да күрсәтте.
Саимә апа волонтерлар белән шундый җылы очрашудан канәгать калды.