Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 225 статьясы нигезендә барлык оешма хезмәткәрләре дә хезмәтне саклау буенча укулар һәм хезмәтне саклау таләпләрен белүләрен тикшерү узарга тиеш. Шушы уку кысаларында 2021 елның 3 мартында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү” программасы буенча үзәкнең социаль хезмәткәрләре һәм белгечләре өчен уку курслары уздырылды. Яр Чаллы шәһәренең “ПрофПлюс” уку үзәге укытучысы зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү нигезләре һәм методикасы белән таныштырды. Гамәли дәрестә бәхетсезлек очракларында, имгәнү, агулану һәм башка халәтләрдә, аларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган авыруларда беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре өйрәнелде.
Учреждениенең барлык хезмәткәрләре дә, барлыгы 57 кеше, йомгаклау аттестациясен уңышлы үттеләр һәм таныклыклар алдылар.