Әни, беренче сүз
4 март көнне Яр Чаллының "Солнышко" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Гыйләҗетдинова Г.Р., Полуэктова Л. В. 8 Мартка багышланган " Әни, беренче сүз» исемле чара уздырдылар.
Бу бәйрәм көнендә матур сүзләр, теләкләр, җырлар һәм биюләр шундый серле һәм төрле әниләргә һәм әбиләргә багышланды. Барлык номерлар хатын-кызларга, мәхәббәт һәм язга багышланган иде. Күтәренке кәеф, нурлы елмаюлар, көчле алкышлар – болар барысы да бер-берсенә кушылдылар.
Балалар үзләренең яраткан әниләре өчен алар турында җыр җырладылар, шигырьләр укыдылар. Балалар һәм әниләр бик теләп кызыклы уеннарда, күңелле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм күңелле бию белән тәмамланды.
Барлык хатын-кызларга да игелек һәм наз, кайгыртучанлык һәм аяз, кояшлы, язгы көннәр телисебез килә!