«Әнигә бүләк»

2021 елның 9 марты, сишәмбе

2021 нче елның 4 нче марты көнне 14 нче санлы социаль участогында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста»үзәге социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 15 балигъ булмаган бала арасында фоамираннан чәчәк ясау буенча «Әнигә бүләк» дигән мастер-класс үткәрде. Максат: балаларга мәхәббәт, хатын-кызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, әниләренә, әбиләренә, сеңелләренә, сыйныфташларына кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрне үстерү.

Очрашу башында белгеч балалар белән Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү турында сөйләште. Соңыннан «Язгы китап букеты» уен-викторинасы үткәрелде, анда катнашучылар үзләренең белемнәрен, осталыкларын, логик фикерләүләрен күрсәттеләр. Шуннан соң белгеч балаларга үз куллары белән әниләр, әбиләр һәм апалар өчен - фоамираннан (йомшак синтетик материалдан) чәчәк брошы ясарга тәкъдим итте. Катнашучыларга брошьны ясау ысулын күрсәтеп сөйләгәннән соң, белгеч эш барышында авыр булган балаларга ярдәм итте.

Брошьлар бик матур, төсле һәм кызыклы килеп чыкты, алар бәйрәм темасын чагылдырдылар, язгы кәеф булдырдылар. Балалар кызыклы материалдан чәчәкләр ясау буенча яңа күнекмәләр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Соңыннан балалар әниләренә һәм әбиләренә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International