Яңа Чишмә картлар йортында 8 март бәйрәме

2021 елның 9 марты, сишәмбе

            Яңа Чишмә интернат-йортында бәйрәм алды атнасы бик бай эчтәлекле узды. Ир-атлар  хатын-кызлар өчен сувенирлар әзерләделәр. Тырышып «Сигезле " ләрне кистеләр, ялтыравыклар белән бизәделәр һәм бик матур эшләнмәләр барлыкка килде. "Аш-су мәктәбе" дәресләрендә барысы бергә «Селедка под шубой»дигән бәйрәм салаты әзерләделәр. Ә пешекчеләр үз чиратларында бәйрәм өстәле әзерләделәр, үз карамагындагыларны тәмле ризыклар белән сөендерделәр. 8 март көнне барысы да бәйрәм дискотекасына җыелдылар, матур итеп ясалган фотозонада фотога төштеләр. Әби-бабайлар әбиләрне матур теләкләр белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International