“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Шатлык, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме» дигән музыкаль-күңел ачу чарасы

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Шатлык, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме» дигән музыкаль-күңел ачу чарасы узды.

Чараның максаты: бәйрәм кәефен булдыру, гаилә мөнәсәбәтләрен анага, хатын-кызларга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре аша ныгыту һәм социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

Бәйрәм чарасында тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручы хатын-кызларга, кайгыртучан әниләргә, әбиләргә рәхмәт сүзләре, котлаулар, матур теләкләр, җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

Социаль хезмәт алучы Валентина Десятинова, интерактив музыкаль уеннар аша, залда аеруча бәйрәм атмосферасын тудырды һәм тамашачыларның күңелен күтәрде. Күңелле вокаль номерлары һәм бию түгәрәгендә катнашучыларның композицияләре катнашучыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Өлкән буын социаль хезмәт алучысы Валентина Русинова   үзе иҗат иткән дулкынландыргыч шигырьләре белән уртаклашты. Тамашачыларның алкышлары барлык чыгыш ясаучы хатын-кызлар өчен иң яхшы бүләк булды.

Музыкаль күңел ачу чарасын «Теләкләр» җыры һәм күмәк биюләр белән төгәлләделәр. Бәйрәм катнашучыларда матур тәэсирләр калдырды һәм аларга язгы кәеф һәм дәрт өстәде.                                 

Чарада егерме биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International