«Нокталар буйлап тоташтыр» дидактик уены. Алексеевск районындагы «Забота» приюты.

2021 елның 9 марты, сишәмбе

2021елның 08 мартында «Забота» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге (9 бала) тәрбияләнүчеләр белән көнкүрештә куркыныч чыганаклары турындагы белемнәрне ныгыту максаты белән «Нокталар буйлап тоташтыр» дигән дидактик уенын үткәрде.

Бурычлар:

- вак кул моторикасын, хыялны үстерергә;

-башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белү сәләтен тәрбияләргә.

Дәрестә балалар көнкүреш электр приборлары контурлары төшерелгән битләр алдылар. Аннан соң балалар карандаш ярдәмендә нокталарны бер-берсенә тоташтырып гомуми сүрәт барлыкка китерделәр. Алга таба һәр бала ахыр чиктә  нәрсә килеп чыгуын һәм әлеге предметның кеше сәламәтлеге өчен нинди куркыныч  китереп чыгара  алуын сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International