Шәһәр журналистлары кунакта

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Шәһәр журналистлары кунакта

 

  23нче март көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә журналистлар кунакта булдылар.    «Шәһри Чаллы», «Челнинские известия» газеталары һәм ««Челны ТВ 24»» телеканалы хәбәрчеләре килде.

Алар ата-аналар һәм балалар белән әңгәмә кордылар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләүнең заманча алымнары белән таныштылар.

Белгечләр мөмкинлекләре чикле балалар, инвалид балалар белән эшләүдә уңай нәтиҗәләр бирә торган инновацион технологияләр турында сөйләделәр. Журналистлар интерактив, сенсор бүлмәләрендә, СБО кабинетында, глинотерапия буенча мастер-класста, педагог-психолог һәм логопедның «Круг» дәресләрендә, Монтессори-педагогикасы кабинетында һ.б. булдылар. Алар белгечләр һәм ата-аналарның нәтиҗәле эшен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International