Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова « Үз-үзеңне тәкъдир итү » дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: үз-үзеңне тәкъдир итү күнекмәләрен үзләштерү, халык алдында һәм социаль хезмәттәшлеккә комачаулый торган төп киртәләрне аңлау, шулай ук үз-үзен тәкъдир иткәндә ышанычсызлык барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау.
Катнашучыларны активлаштыру һәм эшкә кертү максатыннан, тренингта «Барысы да исемнән башлана» дигән күнегү тәкъдим ителде. «Үзеңне тәкъдир итү һәм аның тормыштагы урыннары» дигән темага әңгәмә булды. Чара ахырында «Әкияттәгечә үз-үзеңне тәкъдир итү», «Исәнләшү», «Тормыш лозунгысы», «Мактау сүзләре» дигән күнегүләр башкарылды.
Чара бик җылы, күңелле атмосферада үтте. Тренингтан соң, катнашучылар мондый чаралар үткәрергә кирәклегенә инандылар, чөнки алар үзләрендә ышаныч сыйфатлары барлыкка килүен сизделәр, аралашкан вакытта уңай имидж формалашуын һәм куйган максатларына ирешү мөмкинлекләре барлыкка килүен аңладылар.
Тренингта ун кеше катнашты.