Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография»милли проекты кысаларында тыл хезмәтчәннәренең утыз сигез хатын-кызына хезмәт күрсәтелә.
Алар даими күзәтү астында торалар, чөнки алар барысы да ялгыз яки ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәгеләр һәм аларга аерым карау кирәк.
«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында, ветераннар турында адреслы ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәтү максатыннан, учреждение хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан булган хатын-кызларның социаль-көнкүреш шартлары һәм социаль ярдәмгә мохтаҗлыгы даими кузәтү үткәрәләр.
Шуннан соң волонтерлар кемгәдер кар чистартырга, ә кемгәдер торак бинаны генераль җыештырырга булышалар.