Психологиядә арт-терапия куллану ул сәнгать аша дәвалау һәм коррекцияләү, эчке киеренкелекне, агрессияне, куркуны, стрессларны бетерү өчен методикаларны өйрәнү һәм үзләштерү өчен кулланыла. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шәхесен коррекцияләү системасында төп звеноларның берсе-эмоциональ-ихтыярый һәм танып-белү өлкәсен үстерү.
Арт-терапиянең кыйммәте-нәтиҗә (иҗади продукт) түгел,ә катнашучының шәхесе тора.
19 март көнне көндезге төркемдә йөрүче социаль хезмәтләр кабул итүчеләр арт-терапия юнәлешләренең берсе- интуитив рәсем ясау методикасы белән таныштылар.
Интуитив рәсем ясау ысулының асылы шунда: баш миенең сул ярымшарлар эше вакытлыча басылуында һәм бу эшчәнлек өчен яраклы, уңайрак рәсем ясауда әйдәп баручы рольне уң ярымшарларга тапшырудан гыйбарәт.
Дәреснең төп максатлары һәм бурычлары:
1. Когнитив функцияләрне һәм уйлап чыгару сәләтен үстерү.
2. Үз-үзеңә бәяне арттыру.
3. Киеренкелекне бетерү.
4. Иҗади сәләтләрен ачу.
Иҗади эшчәнлек барышында кан йөреше яхшыра, гомумән, баш миенең эше яхшыра, бу баш миенең төрле өлешләре арасында яңа элемтәләр барлыкка килүгә китерә. Әлеге метод гади хәрәкәтләргә нигезләнгән. Төп принцибы- “Азрак теория, күбрәк практика!. Бары тик берничә төс кенә кулланып эшләү дә кәгазьдә бөтенләй төрле образлар тудырырга мөмкинлек бирә. Бу бик мавыктыргыч процесс!
Дәрес барышында катнашучылар интуитив рәсем ясау техникасы, әлеге техникада төп рәсем ясау алымнары белән таныштылар, шулай ук искиткеч пейзажлар ясарга да өлгерделәр.